Бүген «Энергия» стадионында Бөтенроссия физкультурачылар көне кысаларында спорт бәйрәме уза. Быел бөтен ил буенча бу бәйрәмнең 80 еллык юбилее билгеләп үтелә. Чарада шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре командалары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, спортчылар һәм спорт ветераннары катнаша. Бәйрәм ачылу тантанасында барлык спорт сөючеләрне район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов сәламләде. Ул үз чыгышында районда булдырылган шартларның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын елдан-ел артүга китерүен билгеләп үтте. Халык өчен ел әйләнәсе спорт инфраструктурасы объектлары – стадион, боз сарае, бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы, 33 спорт залы, 22 универсаль спорт мәйданчыгы эшли. Быел гына да физик культура һәм спортны финанслауның гомуми күләме 106 миллион сум тәшкил итә. Разиф Кәримов спортчыларны физкультурачылар көне белән тагын бер кат котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде.