Зәй авыл хуҗалыклары турында мәгълүмат

2019 елның 30 июле, сишәмбе
2019 елның 30 июлендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирма һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район башлыгы Р.Г. Кәримов чираттагы рейдны уздырды. Сәфәрдә катнашучылар Кадер җитештерү комплексында көзге бодайны суктыручы "Торум -750"комбайннарының эш барышы белән таныштылар. Аксар һәм Чыбыклы җитештерү кооперативында көзге бодай кырларын карадылар, ашлык җыю комбайннарының эше, механикалаштырылган ашлык җыю комплексы эше белән таныштылар. Дурт-Мунча, Куш-Елга, Әхмәт, Чыбыклы, Югары Шепкә сөт- товарчылык фермаларында булдылар. Әхмәт, Чыбыклы Куш-Елгада сенаж салу эшләре белән таныштылар. Район башлыгы сөт җитештерүдә планлы күрсәткечләргә ирешү бурычын куйды, эш өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын искәртте. (техника, эшчеләр, азык). Район башлыгы шулай ук эре мөгезле терлекләрне ашату һәм терлекчелек продуктларын сату режимында технологик процессларның катгый үтәлүенә игътибарны юнәлтте. Төп бурыч-сенаж салуның икенче катын якындагы 10 көндә төгәлләү. Шулай ук җитештерү комплексларында саламны пресслау эшләрен мөмкин кадәр тизләтергә кирәклеген ассызыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International