"Энергетик" Мәдәният сараенда сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чарага җыелдылар. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту эшенә намуслы хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Игелекле хезмәтегез, район халкының иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгыртучанлыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең һөнәр- катлаулы һәм җаваплы, ә хезмәт көч, тәҗрибә, белем, күңел көрлеге таләп итә. Ак халатлы игелекле һәм шәфкатьле табиблар, кайчак дарулардан да яхшырак дәвалыйлар», - дип билгеләп үтте район башлыгы. Соңгы елларда Зәй районының сәламәтлек саклау системасына шактый финанс ресурслары салынды. Сырхауханә бинасы, хирургия, диагностика һәм балалар корпуслары, 2нче номерлы «Салават күпере» филиалы капиталь ремонтланды. Соңгы 4 елда 2 амбулатория төзелде. Ел саен фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Агымдагы елның апрелендә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды, анда процедура үтү өчен пациентлар өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Шәһәр һәм район халкына сыйфатлы медицина ярдәме алу һәм авыруларны профилактикалау өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган. Чара барышында иң яхшы медицина хезмәткәрләренә район башлыгы, сәламәтлек саклау министры, башкарма комитет җитәкчесе, баш табиб һәм профсоюз комитеты рәисенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җырчы Мөнир Рахмаев һәм «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмгә тагында ямь өстәде.