Зәй Сабантуенда 2019 елгы язгы кыр эшләре алдынгыларын хөрмәтләделәр

2019 елның 8 июне, шимбә

Милли «Сабантуй» бәйрәме, шәһәр ипподромында үткән ат чабышларыннан соң, Р. Фәрдиев исемендәге паркта дәвам итте. Кунакларны районның авыл җирлекләре көче белән оештырылган рус, татар, чуаш, керәшен милли ишегаллары, фольклор коллективлары каршы алды. Алар бирегә җыелган халыкны йола бәйрәмнәре белән таныштырдылар, милли ризыклар һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Төп сәхнә янында сабан туй бәйрәмен ачу тантанасы булды. Зәйлеләрне һәм район кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Үзенең чыгышында ул район игенчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде һәм 2019 елгы язгы кыр эшләре алдынгыларын атады. Болар: «Сәвәләй» ПК («Зәй шикәре» агрофирмасы идарәчесе Фоат Тәлвирт улы Кәмәлиев), «Баграж» ПК («Зәй» агрофирмасы идарәчесе Фәүҗәт Габдрахман улы Ханнанов), «Кадер» ПК («Зәй» агрофирмасы идарәчесе Рашат Мәхморахман улы Саматов). Һәр җиңү артында конкрет хезмәт кешесе тора. «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» җитештерү кооперативыннан Михаил Ермолаев («Зәй шикәре» агрофирмасы идарәчесе-Фоат Талвирт улы Камалиев) 2019 елгы чәчү батыры булды. Механизаторлар арасында «Зәй» АФыннан Андрей Митрофанов, Илшат Мәүләүетдинов, «Восток» АФыннан Александр Пукаев, «Нива» ҖЧҖ нән Илнур Хәлиуллин, «Союз Агро» ҖЧҖ нең «Гулькин» бүлекчәсеннән Анатолий Сидоров аерылып торды. Шулай ук хуҗалык белгечләре эшендәге югары күрсәткечләр дә билгеләп үтелде: агроном Шәяхмәтов Мөнип һәм механик Закиров Рәзим («Кадер» җитештерү комплексы), агроном Айдар Тучин («Сәвәләй»җитештерү комплексы). Иң җылы сүзләргә шулай ук терлекчеләр лаек булды, чөнки алар үз тырыш хезмәтләре белән тармакның алга таба үсешен тәэмин итәләр. Алар арасында-машина белән сыер саву операторлары Ләйсән Шәйхетдинова, «Зәй» агрофирмасының Әхмәт сөт-товар комплексыннан Флера Гыйләҗева, Рушания Хәбибрахманова («Бура-Киртә» СТФ), Рәис Сабаев («Сәвәләй» СТФ). «Нива» сөт комплексы бозау караучылары Елена Колочкова, Альбина Гәбыйдуллина. Бозау караучылар Миргазиян Биккинин («Чубуклы» СТФ), «Дурт-Мунча» СТК башлыгы Геннадий Захаров һәм «Карман» товар фермасы мөдире Шәриф Гыйльмуллин һәм башкалар бар иде. Бу-атап үтелгән хезмәткәрләрнең генә уңышы түгел, ата - аналарның, аларның гаиләләренең, авылдашларының уңышы, безнең районның горурлыгы», - диде Разиф Кәримов. Быел язгы чәчү батыры Михаил Ермолаев район башлыгы Разиф Кәримов кулыннан «Лада-Гранта» автомобиле ачкычын алды, шулай ук традиция буенча аңа тәкә тапшырылды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын акчалата премияләр белән бүләкләделәр, алар арасында “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй» җитештерү комплексы идарәчесе Фоат Кәмәлиев, «Шепкә» сөт-товар фермасы мөдире Рәис Гыйльфанов, «Зәй шикәре» агрофирмасының зооветеринария хезмәтләре Баш ветеринария табибы Олеся Комарова, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» җитештерү комплексы тракторчы-машинисты Николай Бутяев, «Восток» агрофирмасының «Баграж» җитештерү комплексы идарәчесе Фәуҗәт Ханнанов, «Восток» агрофирмасының «Баграж» җитештерү комплексының агрономия хезмәте азык-төлек буенча агрономы Сирин Зарипов, «Зәй» агрофирмасының «Кадер» җитештерү комплексы идарәчесе Рашат Саматов, «Зәй» агрофирмасының «Дурт-Мунча» СТК башлыгы Геннадий Захаров, «Карман» товар фермасы мөдире Шәриф Гыйльмуллин, «Зәй» агрофирмасы тракторчы-машинисты Андрей Митрофанов бар иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән зәйлеләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов сәламләде. Сабантуйның хөрмәтле кунаклары танылган якташлар һәм башкалар иде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре һәм сабан туй кунаклары хөрмәтенә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International