Район башлыгы Разиф Кәримов икътисадый советның чираттагы утырышын үткәрде

2019 елның 6 апреле, шимбә
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә икътисадый советта «Татарстан Республикасы техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ Әлмәт филиалының 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга перспектив планнар турында фикер алыштылар. «Татарстан Республикасы техник инвентаризация бюросы» АҖ Әлмәт филиалының Зәй бүлекчәсе башлыгы Е. Н. Павлова катнашучыларны предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Бу-техник инвентаризация, техник планнар әзерләү, архив белешмәләре. Барлык күрсәткечләр буенча да уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Башлык чыгышыннан соң утырышта катнашучылар фикер алыштылар. Нәтиҗәләр ясап, район башлыгы Разиф Кәримов «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ Әлмәт филиалының Зәй бүлекчәсе эшчәнлегенең район икътисады өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте, киләчәктә дә аларга эшләрендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International