Китапханә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылды

2019 елның 5 апреле, җомга

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 3 “б” сыйныф укучылары белән “Тукай яши безнең арада” дип исемләнгән әдәби тематик кичә уздырылды. Балалар шагыйрьнең әдәби әсәрләре, әкият геройлары белән таныштылар. Аларга бигрәк тә дөнья халыкларының 15 теленә тәрҗемә ителгән “Шүрәле” китабы ошады. Кичәдә шулай ук шигырьләр, җырлар яңгырады, соңыннан балалар бик яратып “Татармультфильм” берләшмәсендә төшерелгән “Кызыклы шәкерт”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмнарын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International