Зәйдә «Вакансияләр ярминкәсе» узачак

2019 елның 5 апреле, җомга
11 апрельдә көндезге сәгать 10да “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Вакансияләр ярминкәсе” узачак. Чарада “КАМАЗ”ның Кою заводы, «Эссен Продакшен АГ» акционерлык җәмгыяте, «Акульчев» ҖЧҖ катнашачак. Эш бирүчеләр булган вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Эш эзләүчеләргә әңгәмә узу һәм эшкә урнашу өчен анкеталар тутыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны 8(85558)71543 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International