Siemens, GE, Ansaldo һәм «Интертехэлектро» Зәй ГРЭСын модернизацияләүгә заявка бирде

2019 елның 5 апреле, җомга
Дүрт компания, шул исәптән Siemens немец концерны, Америка General Electric һәм Италиянең Ansaldo Energia «кече предприятиеләре” Татарстанда Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча тендерда катнашуга заявка бирде, контрактның башлангыч (максималь) бәясе, дәүләт сатып алулары порталы материаллары буенча, НДС ны да исәпкә алып, 78,465 млрд сум тәшкил итә. Торгларны «Татэнерго» компаниясе үткәрә. Аларга «Интертехэлектро» АҖ, шулай ук «Ansaldo, Siemens һәм General Electric» ның кече предприятиеләре «АЭР» ҖЧҖ, «Сименс» ҖЧҖ һәм «Джии Рус» ҖЧҖ гариза бирде. Сайлап алу беркетмәсендә барлык катнашучылар да таләпләргә туры килүе күрсәтелә. Документлар нигезендә, тендер нәтиҗәләрен 26 апрельдә чыгару планлаштырыла. Модернизацияләү проекты Зәй ГРЭСында гомуми егәрлеге 1600-1700 МВт булган ике парогаз энергоблогы төзүне күздә тота. Аларда 550-575 МВт егәрлекле газ турбинасы һәм 250-285 МВт егәрлекле пар турбинасы җайланмалары кулланылачак. «Татэнерго» проектны ТЭСны модернизацияләү программасы кысаларында тормышка ашырырга исәп тота, моның өчен ул 2022-2024 елларга хәзер уза торган конкурс процедуралары кысаларында сайлап алу узарга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International