Зәй эшмәкәрләрен һәм юридик затларны семинар - киңәшмәгә чакыралар

2019 елның 5 апреле, җомга
2019 елның 11 апрелендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлегенең актлар залында түбәндәге адрес буенча: ТР, Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10 йорт (2 кат) техник яктан катлаулы товарлар сатучы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән семинар-киңәшмә оештырылачак. Чараны үткәрү кысаларында барлык катнашучылар да теләсә нинди катлаулы техниканы сату кагыйдәләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алалар. Барлык эшкуарлар, юридик затлар вәкилләрен семинарда актив катнашырга чакырабыз. Тулырак мәгълүматны Зәй шәһәрендә (85558) 7-28-88 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International