«Мин – Россия гражданины! Мин Татарстан баласы!»

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген туган якны өйрәнү музеенда «Татарстанның музей язы-2019» акциясе кысаларында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына "Мин – Россия гражданины! Мин Татарстан баласы! дип исемләнгән паспорт тапшыру чарасы узды. Тантаналы чарада Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна, Зәй районы ветераннар Советы рәисе Шипков Николай Иванович, 1нче мәктәп укучылары катнашты. Чара туган як турында «Татарстан-бай төбәк» дигән мавыктыргыч презентация караудан башланды, шулай ук музей хезмәткәрләре балаларга кеше шәхесен раслаучы документ барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Мөхтәрәм кунаклар РФ паспортларын тапшыру тантанасын үткәрделәр, алардан Россиянең яшь гражданнары күп кенә үгет- нәсыйхәт сүзләрен ишеттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International