Кошларга җимлекләр ясау буенча мастер – класс

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Кыш һәм яз -кошлар өчен авыр вакыт. Кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен аларны кыш дәвамында ашатырга кирәк. 3 апрель көнне Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортында язгы игелек атнасы кысаларында Халыкара кошлар көненә багышланган ташландык материаллардан җимлекләр ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Чараның максаты: балаларны һәм яшүсмерләрне кошлар өчен җимлекләрнең төрле төрләре белән таныштыру, шулай ук кышкы чорда кошларга ярдәм итү өчен иреклеләр санын арттыру, катнашучыларны ташландык материаллардан ясалучы җимлекләрнең үз модельләрен конструкцияләргә өйрәтү. Кереш әңгәмәдән соң балалар иҗади эшкә тотындылар, күзәтүләр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар үз куллары белән кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм шәһәр мәдәният йорты участогында үсә торган агачка элделәр, көн саен кошларга җим сибәргә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International