“Планетабызны саклыйк!” мультфильмы -пластилиннан ясалган иң яхшы анимация бәйгесе җиңүче

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
“Планетабызны саклыйк!” Үзәк балалар китапханәсе укучылары тырышлыгы белән ясалган шул исемдәге мультфильм иң яхшы пластилин анимациясе бәйгесендә җиңүче исеменә лаек булды. Бәйге ел башында “Счастливые истории” республика хәйрия фонды тарафыннан игълан ителде. Аның шарты буенча мультфильм өчен әсәрне әлеге фонд бастырган «Глаголица” альманахыннан сайларга кирәк иде. Иҗат төркеменә 11 яшьлек Алия Богапованың табигатьне саклауга багышланган шигыре ошады. Аның буенча пластилин картиналар әвәләү 1 айдан артык дәвам итте, 6 кап пластилин файдаланылды, 10 картина ясалды. Иң катлаулысы -картиналарны фотога төшереп хәрәкәткә китерү иде. Нәтиҗә куанычлы, мультфильм бәйгедә беренче урынны яулап, фотоаппаратка лаек булды. Анимацияне ясауда катнашкан төркем җитәкчесе, мәктәпкәчә яшьтәге Дарья Храмова, татар гимназиясе укучысы Алсу Хәйруллина, 2нче мәктәп укучылары Дарина Семёнова белән Валерия Рогожникова дипломнар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International