Зәйдә "Җырлы-моңлы гаилә" район фестиваль-конкурсы башланды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
2 апрельдән авыл мәдәният учреждениеләре арасында "Җырлы-моңлы гаилә" район фестиваль-конкурсы башланды. Аксар авыл мәдәният йортында конкурста өч гаилә катнашты: Зиннәтовлар гаиләсе (Аксар авылы мәдәният йорты), Шәрәфиевлар гаиләсе (Югары Шепкә авылы мәдәният йорты), Гәрәевлар гаиләсе (Имәнлебаш авылы мәдәният йорты). Кадер авыл мәдәният йортында Сөләймановлар гаиләсе (Кадер авылы мәдәният йорты), Әюповлар гаиләсе (Әхмәт авыл клубыннан) катнашты. Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә: 1."Иҗат"; 2."Минем яраткан гаиләм", үзе турында хикәя белән фотопрезентация; 3."Гаилә реликвиясе", иҗади презентация белән гаилә реликвиясе турында хикәя; 4."Гаиләнең яраткан ризыгы", ризыкны күрсәтү, аның ничек әзерлүен, тарихын сөйләү. Барлык гаиләләр дә дус, актив, иҗади һәм тапкыр булып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International