Зәйдә чәй эчү традицияләренә багышланган әдәби- музыкаль кичә узды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе
3 апрель көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен чәй турында кичә үтте. Кичә барышында чәй турында бик күп мәгълүмат бирелде Аның файдасы санап бетергесез, составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала. Чарада әлеге файдалы эчемлеккә багышланган күргәзмә оештырылды һәм презентация күрсәтелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International