Көн үзәгендә - балигъ булмаганнары җәйге чорда эш белән тәэмин итү

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе
3 апрель көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре “Радость” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә 9 нчы номерлы коррекция мәктәбендә булды. Очрашу балаларны җәйге каникуллар чорында эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация максатыннан оештырылды. Аерым игътибар социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ясалды. Белгечләр программаның үзенчәлекләре турында сөйләде, узган еллардагы тәҗрибә белән уртаклашты. Искәртик, җәйге каникуллар чорында хезмәт белән тәэмин итү программасында 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Программаны гамәлгә ашыруга районның предприятие һәм оешмалары җәлеп ителә. Узган ел Зәй районында 250дән артык бала җәйге каникуллары вакытында акча эшли алды. Быел бу санны киметмәскә планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International