Зәйдә рәссам Рафаэль Гәрәев күргәзмәсе ачылды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе
Зәй Үзәк китапханәсе сәнгать бүлегендә Рафаэль Гәрәевның "Илһам бирүче төсләр" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Аның картиналарында пейзаж – табигать күренешләренә өстенлек бирелгән. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре килде. Китапханә директоры Сәрия Батршина аның иҗаты турында сөйләп, рәссамга иҗат уңышлары теләде. Бәйрәмне Фәннүр һәм Тәслимә Миннекаевлар дуэты, “Русская душа” ансамбле һәм Тимур Диреглазов бизәделәр. Күргәзмә 5 майга кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International