Зәйнең профсоюз активистлары бердәм эшләргә өйрәнде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе
2 апрель көнне Сарман шәһәрендә профсоюз активистлары өчен, "Профсоюзның бердәм хисап-сайлау кампаниясен әзерләү һәм үткәрү кысаларында профсоюз оешмасы һәм аның сайлау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализлау» темасы буенча семинар узды. Әлеге семинар ел саен үткәрелә. Быел укыту дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты тарафыннан, Казан федераль университеты белән берлектә оештырылды. Семинар эшендә башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюз активистлары катнашты, анда Зәйдән район Советы, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәшгульлек үзәге, спорт мәктәпләре, яшьләр өлкәсе, урман хуҗалыгы вәкилләре булды. Семинар эшлекле уен формасында үтте. Төп басым командада эшли белүгә ясалды, бу профсоюз эшчәнлегендә генә түгел, көндәлек тормышта да бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International