2 апрельдә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф.Т. Камалиев, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында чираттагы тикшерү үткәрелде. Тикшерү график нигезендә «Нива» ҖЧҖ сөт-товар фермасыннан башланды, Анда 1 нче номерлы корпуска 200 баш савым сыерны урнаштыру өчен, сөт җиһазларын тиз арада ремонтлауга йөкләмә бирелде. Аннары чарада катнашучылар Сарсаз- Баграж авылындагы «Таң» сөт-товар җитештерү комплексында булдылар һәм бозауларны киләчәктә үстерү, карап тоту һәм орлыкландыру өчен Дурт- Мунча бүлекчәсенә күчерү турында карар кабул иттеләр. Аксар авылы сөт-товар фермасында эшләүчеләр алдына тәүлек савымны 7,5 тоннага җиткерү бурычы куелды. Җитәкчеләр һәм белгечләр шулай ук Югары Лоҗы авылындагы И.М.Хабибуллин КФХсы һәм Түбән Пәнәче авылындагы Д.К. Зайнашев крестьян-фермер хуҗалыгының кошчылык фермасында булдылар. Очрашу вакытында Әхмәт, Бура-Киртә, Куш-Елга авылларында сөт-товар җитештерү комплексындагы сөт җитештерүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеге турында искәртелде. Дурт-Мунча бүлекчәләрендә комплекс башлыгы һәм зооветеринария белгечләренең яхшы эше билгеләп үтелде. Соңыннан анда катнашучылар “Зәй” сөт-товар җитештерү комплексының Поручик ,Чыбыклы, Сәвәләй авыллары сөт-товар җитештерү комплексларының эш торышын карадылар. Поручик бүлекчәсендә үгезләрнең соңгы комплектациядәге торышын тикшерделәр. Сөт-товар җитештерү комплексларының барлык бүлекчәләрендә дә сөт савуны арттыру бурычы куелды.