Зәйдә «Хәзерге заман мәгариф өстенлекләре һәм Зәй муниципаль районы мәгариф системасының төп юнәлешләре» темасына гомуми ата-аналар җыелышы узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 нчы елның 2 нче апрелендә «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районының «Хәзерге заман мәгариф өстенлекләре һәм Зәй муниципаль районы мәгариф системасының төп юнәлешләре» темасына гомуми ата-аналар җыелышы узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: -Зәй муниципаль районы мәгариф системасының төп юнәлешләре. Анализ һәм үсеш перспективалары (Зинурова Гүзәл Халит кызы - Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе). -Зәй муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыруның актуаль мәсьәләләре (Гусева Валентина Порфирьевна - Яр Чаллы шәһәренең «Мәктәп туклануы» ҖЧҖ генераль директоры). -Мәгариф киңлеген психологик яктан тәэмин итү (Никифорова Любовь Александровна - педагог-психолог, Зәй муниципаль районы психологик-педагогик хезмәте әгъзасы). -Балаларга өстәмә белем бирү системасы: Мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе эше (Сосенкова Елена Матвеевна - «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге - кече Фәннәр академиясе»муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары). - Гаилә һәм ата – аналарның бала шәхесен торгызудагы роле (Сәлахова Ирина Игоревна-муниципаль ата-аналар комитеты рәисе). Ата - аналар җыелышы ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов 2,4,5, Александр Бистәсе мәктәпләренең ата-аналар комитетларын рәхмәт хатлары белән бүләкләде һәм ата-аналар җыелышына йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International