Район Башкарма комитеты җитәкчесе торак фондын капиталь ремонтлау объектларын карап чыкты

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов Энергетиклар 1, Рәфыйков 4 һәм 6, Ленин 30 һәм 34, Профсоюз урамы, 5 нче йорт адреслары буенча торак фондка капиталь ремонт ясау объектларын карап чыкты. 2019 ел программасына 15 күп фатирлы йорт кергән, эш шуларның 8ендә башланган инде. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. А. Нифатов, җаваплы хезмәтләр вәкилләре дә катнашты. Ремонт эшләре бара торган күп фатирлы йортлар белән танышканда, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов подрядчыларның эш башкару сыйфатына, үзләренә алынган йөкләмәләрне вакытында үтәү кирәклегенә аерым игътибар итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча И. Ф. Хафизов җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International