Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Төги авыл җирлегендә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинарда катнашучылар пленар өлешкә кадәр, Алексеевск авылындагы часовняны, үзара салым акчасына ясалган балалар мәйданчыгын карадылар. Төги авылында участок полициясе, муниципаль янгын саклау йортларында, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм мәктәптә булдылар. Күчмә утырышның пленар өлеше Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизовның кереш сүзеннән башланды. Анда Төги авыл җирлеге үзидарәсенең эше, муниципаль милек рәсмиләштерү, зират җирләре, файдаланылмый торган җир участоклары буенча районның авыл җирлекләрендә социаль хезмәткәрләрнең эше, архив документлары белән эшләү турында чыгышлар тыңланды. Семинарга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләре башлыкларын барлык каралган мәсьәләләр буенча эшне тагында активлаштырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International