Зәй районында Татарстан Республикасы судлары арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек уза

2019 елның 2 марты, шимбә

Югары, район һәм шәһәр судлары командаларының традицион ярышлары җиденче тапкыр һәм беренче мәртәбә Зәй районында уза. Узган елларда беренчелек Яшел Үзән районында үткәрелде. Быел аны Зәй җирендә оештыру турында карар кабул ителде. Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан барлыгы 30 команда катнашты. Бүген "Ялта Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә район башлыгы Р. Г. Кәримов һәм ТР Югары Суды Рәисе И. И. Гыйләҗев катнашында беренчелекне ачу тантанасы булды. Хатын - кызлар 1 км, ир-атлар 2 км дистанциядә ирекле стиль белән ярышачаклар. Шулай ук программага эстафета ярышлары да кертелгән. Суд аппаратлары хезмәткәрләре һәм судьялары арасында чаңгы ярышлары дәрәҗәле санала, алар татарстан судларының иң көчле командаларын билгели, шулай ук физик культура һәм спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, чаңгы узышларын популярлаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International