28 февральдә Зәй муниципаль районында социаль – тискәре күренешләрне, хокук бозуларны кисәтү, наркотиклар куллануны булдырмау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы кысаларында, Зәй муниципаль районының 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында, районының Әтиләр советы катнашында ата-аналар конференциясе узды. Әлеге чараның максаты - гаилә белән кызыксыну уяту, ата-аналарның балаларны тәрбияләүдәге ролен арттыру, гаилә һәм мәктәпнең уртак эшчәнлегенә эмоциональ караш булдыру, үзара ышаныч атмосферасы тудыру, мәктәпкә укучыларның әтиләрен җәлеп итеп, социаль-тәрбия процессын активлаштыру. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек, хокук бозулар торышы буенча бүлек башлыгы И. Р. Хәйретдинов чыгыш ясады. Зәй РҮХнең район педиатры Г. М. Абрамов балалар-яшүсмерләр эчкечелеге, Зәй үзәк район хастаханәсе балалар бүлегенең, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектлары белән хезмәттәшлеге, балаларның куркыныч һәм киң таралган инфекцияләрдән ясала торган вакцинацияләрдән баш тартуларын булдырмау хакында сөйләде. Конференциядә катнашучыларны 2 нче мәктәпнең 6 а сыйныфы ата-аналар комитеты, «Тату сыйныф серләре» республика конкурсы призеры үзенең чыгышы белән җанландырды. Ата-аналар исеменнән 4 нче урта мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзасы Р. В. Әгъләмов чыгыш ясады.