Туган якны өйрәнү музеенда Гаилә ялы көне узды

2019 елның 1 марты, җомга
"Гаилә абонементы» программасы кысаларында, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә музейда гаилә ялы көне үткәрелә. 28 февральдә музейда җанлы экспозиция вакытында балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре чыгышы булды. Концерт залында Сәйдәшев, Бетховен, Косенко, Беркович әсәрләре яңгырады. Чарада Мартынова Лиза, Комиссаров Настя, Кондробаева Маша, Денисов Никита, Александрова Аня, Карасева Софья, Йосыпова Алсу, Сапогова Оля, Рыжов Вадим, Расторгуев Злат, Гыйззәтулина Адилә чыгыш ясады. Бүген биредә «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм «Мефро»заводы ветераннарына тере музыка тыңлаү мөмкинлегедә булды. Концерттан соң монда катнашучылар өчен музей заллары һәм күргәзмәләр буенча экскурсия узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International