Зәй районында чираттагы «Гаилә дәресе» үтте

2019 елның 1 марты, җомга

Чираттагы «Гаилә дәресе» 2019 нче елның 28 февралендә Зәй районының ГХАТ бүлегендә үтте. Баш белгеч Гөлнар Гыйзәтуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International