Безнең спортчы Анна Нечаевская Зеефельдта (Австрия) чаңгы ярышлары буенча дөнья чемпионатының эстафета ярышларында бронза медаль яулады

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Юлия Белорусова, Анастасия Седова, Анна Нечаевская һәм Наталья Непряева составындагы Россия хатын-кызлар җыелма командасы Зеефельде (Австрия) узган дөнья чемпионатының эстафета ярышларында бронза яулады. Алтынны шведлар отты. Көмешне норвегиялеләр алды. Россия җыелма командасы өчен бу-быелгы дөнья чемпионатында алтынчы медаль. Иртәгә, 1 мартта, Зеефельдта ир-атлар арасында эстафета ярышлары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International