Зәй районында эшсезләр өчен укулар башланды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча беренче төркем эшсезләр укуга кереште. Яңа белемне алар “Электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” юнәлеше буенча алачак. Төркемдә ун кеше. Һәркайсының эшсез калу сәбәбе төрле. Кемдер предприятиедә хезмәткәрләрне кыскарту аркасында эшсез калган, берничә кеше заводта сезонлы эшләр тәмамланып, хезмәт килешүе вакыты чыкканга мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә. Биредә аларга һөнәри белем алырга яки профессиональ әзерлеген арттырырга тәкъдим итәләр. Электромонтер һөнәренә зәйлеләр өч ай укыячак. Уку дәверендә аларга стипендия түләнәчәк һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк. Курс тәмамлангач, таныклык тапшырылачак. Эшсез гражданнарның һөнәри әзерлеге, квалификациясен арттыру Зәй районы мәшгульлек хезмәте өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Ел дәвамында үзәк тагын “Электр газ эретеп ябыштыручы”, “Маникюр ясаучы”, “Пешекче”, “1С операторы: бухгалтерия” программалары буенча укыту оештырачак. Декрет ялында булган хатын-кызлар смета эшенә өйрәнә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International