Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан конкурслар игълан ителде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурслары уздыра. Конкурсны уздыруның төп максатлары булып коммерцияле булмаган оешмаларның һәм ачык хакимият органнарының – Татарстан Республикасы дәүләт, муниципаль архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү тора. Конкурслар, аларны үткәрү сроклары, конкурста катнашучыларга карата таләпләр, катнашу һәм анкетага гариза формасы турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International