Зәйдә киокусинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак

2019 елның 23 феврале, шимбә
23 февральдә физкультура – сәламәтләндерү комплексында 12-13, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «кумите» бүлегендә, 8-9, 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар, 12-13, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «ката» бүлегендә киокусинкай буенча ТР беренчелеге узачак. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Кукмара, Зәй шәһәрләреннән, Әлки районнарыннан 285 спортчы катнашачак. Ярышлар программасы: 09.30 – «ката» бүлеге; 12.30 - тантаналы ачу; 13.00 - «кумите» бүлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International