Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2024 елга Идел буе федераль округы АПК продукциясен экспортлауны 2 мәртәбәдән күбрәккә арттырырга тиеш
2019 елның 23 феврале, шимбә
Бу хакта 22 февральдә Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы җитештерүен артттыру һәм экспорт куәтен үстерү буенча Казанда узган чираттагы киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сөйләде, чарада Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Алексей Кузьмицкий, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре һәм дәүләт компанияләренең тармак җитәкчеләре катнашты. Дмитрий Патрушев билгеләп узганча, тармак алдына АПК продукциясен эекспортлауны арттыру буенча куелган бурычларга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Президентның вәкаләтле вәкилләре белән бергә сбу тематика буенча барлык федераль округларда киңәшмәләр серииясен уздыра. Бу чараларның максаты - төбәкләр белән бергә экспорт продукциясен җитештерүне киңәйтү һәм аның күрсәткечләрен арттыру буенча бурычлар кую һәм карарлар эшләү. «Бүген Идел буе федераль округы АПК продукциясен җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора. Безнең фаразлар буенча, 2024 елга округ экспорт күләмен ике мәртәбәдән күбрәккә арттырачак: 1,2 миллиард урынына 2,8 миллиард долларга кадәр. Барлык планлаштырыла торган экспорт күләмендә Идел буе федераль округынык шулай артачак һәм ул 6%тан артыграк булачак», — диде Дмитрий Патрушев. Бүгенге көндә округ чит илгә күпчелек рәвештә май продукциясе һәм ашлык чыгара. Шул ук вакытта, куелган бурычларга ирешү өчен Идел буе федераль округы төбәкләренә бу һәм башка юнәлешләр буенча да авыл хуҗалыгы җитештерүен арттырырга кирәк булачак. 2024 елга бөртеклеләр җыюны 1,5 мәртәбәгә арттырырга - 31,8 млн тоннага җиткерергә кирәк була, майлы культураларны - 40%ка - 7,3 млн тоннага кадәр. Терлек һәм кош-корт җитештерүне 10%ка арттырырга - 3,4 млн тоннага кадәр, сөтне – 10,2 млн тоннага кадәр (2018 елда ул 9,5 млн тонна иде). Дмитрий Патрушев өчен Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә хәләл продукция җитештерүнең үсешен билгеләп үтте, аны чит иллләр базарларына чыгару өчен арттыру зарурлыгын әйтте. Министр сүзләренә караганда, округта куелган бурычларны үтәү өчен кирәкле мөмкинлекләр бар. Ул киңәшмәдә катнашучыларны, аерым алганда, АПКның төбәк идарәләре битәкчеләрен, бу юнәлештә эшне арттырырга һәм билгеләнгән бурычларны үтәүгә җитди карарга өндәде. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсеше гамәлдәге предприятиеләрне базарның актуаль бурычларын үтәү өчен модернизацияләү исәбенә, шулай ук яңа объектлар төзү исәбенә тәэмин ителергә тиеш. Идел буе федераль округы территориясендә барысы 22ләп инвестпроект бар, алар экспорт үсешеннән 1,5 млрд доллар табыш китерер, дип исәпләнә. Чыгышының азагында Дмитрий Патрушев куелган бурычларның үтәлүенә, ә аларны хәл итүдә югары технологияле заманча предприятиеләрне ачу һәм булганнарын модернизацияләү, яңа эш урыннары булдыру, авылда инфраструктураны үстерү һәм авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрү көтелгән нәтиҗәләрне бирәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы шәһәрне төзек һәм чиста итү ягында
Экологик икеайлык кысаларында “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы “Төньяк” паркын төзекләндерүдә актив катнашты.
Эколяталар көне
Бөтенроссия Эколяталар көне кысаларында «Якты коңгыз» балалар бакчасында бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрелде.
13
апрель, 2026 ел
Зәйдә яңа хәрби комиссар сайладылар
Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз