ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында Чыбыклы авылы җирлегендә чираттагы халык җыены үтте. Җыенда авыл җирлеге башлыгы, агрофирма җитәкчесе, прокуратура вәкиле һәм участок полицияләренең чыгышы тыңланды. Очрашу ахырында җирлектә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга турыдан- туры җавап ишеттеләр.Соңыннан халык җыеннары Якты Күл һәм Поручик авылы җирлекләрендә дәвам итте.

Шушы көннәрдә Балалар музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең кече коллегиясе үтте. Тантаналы чараны район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты. Анда район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашты. Мәдәният идарәсе башлыгы С.М.Батршина, мәдәният идарәсенең 2016 елда эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясап, 2017 елда башкарылачак эшләрнең планы белән таныштырды.
Россия Федерациясендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәм көн,-дип санала. «2017 елда ял көннәрен күчерү» турында, 4 август, 2016, №756 Россия Хөкемәте карары нигезендә 2017 елның 1 нче гыйнварендагы ял көне,24 нче февраль, җомга көнгә күчерелә. Шул сәбәпле, 2017 нче елда 23,24,25 һәм 26 нчы февраль көннәре ял көннәре булып исәпләнә.22 нче февральдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кими .
07 февраль көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Әти - әни бәләкәчләргә Германн һәм Рудольф дигән исемнәр бирделәр.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә ведомствоара террорга каршы көрәш комиссиясенең беренче утырышы үтте. Халыкара террорчылык оешмалары членнарының террорга каршы тору эшчәнлеге һәм халык күпләп җыела торган урыннарда алдан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү хакында Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы полиция бүлеге башлыгы урынбасары Д.М.Рябов чыгыш ясады. Шулай ук, «Ромашкина» санатория-профилакториясе, «Никлипс» һәм «Татнефть-Актив»ҖЧҖ, «Орион» сәүдә йорты вәкилләре һәм башкаларның чыгышы тыңланды. Террорчылыкка караган мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча федераль иминлек хезмәте бүлеге башлыгы Р.Р.Гарифуллин сөйләде.
6 нчы февральдә физкультура сәламәтләндерү үзәгендә, Зәй муниципаль районы пенсионерлары арасында, Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча беренчелеккә 1 нче турнир этапы үтте. Чарада пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Л.З.Камалюкова, ветераннар союзы рәисе М.С.Хүҗин, пенсионерлар Союзы җирле бүлеге рәисе Мария Боровинскихлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International