Мәдәният хезмәткәрләренең кече коллегиясе үтте

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Балалар музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең кече коллегиясе үтте. Тантаналы чараны район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты. Анда район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашты. Мәдәният идарәсе башлыгы С.М.Батршина, мәдәният идарәсенең 2016 елда эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясап, 2017 елда башкарылачак эшләрнең планы белән таныштырды. Коллегиядә шулай ук туган якны саклау музее директоры Р.М.Иванова, Аксар авылы мәдәният йорты директоры Г.М.Гатина, Бигеш авылы китапханә мөдире А.Х.Маликовалар чыгыш ясады. Югары күрсәткечләргә ирешкән мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен котлау булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International