Шахмат һәм шашка буенча ярышлар үтте

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе
6 нчы февральдә физкультура сәламәтләндерү үзәгендә, Зәй муниципаль районы пенсионерлары арасында, Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча беренчелеккә 1 нче турнир этапы үтте. Чарада пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Л.З.Камалюкова, ветераннар союзы рәисе М.С.Хүҗин, пенсионерлар Союзы җирле бүлеге рәисе Мария Боровинскихлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды. Шашка уеннары буенча: 1 урынны Фокина Татьяна , Михайлов Николай ,2 нче урынны Мухина Надежда, Мухин Борис, 3 нче урынны Моргачева Валентина, Хузин Марсель алды. Шахмат буенча 1 нче урынны Утяганова Римма, Демидов Евгений, 2 нче урынны Боровинских Мария , Фаттахов Мисбахетдин, 3 нче урынны Әхмәтҗанова Нина, Михайлов Николайлар яулады. Февраль аенда район турнирында җинүчеләр, Түбән Кама шәһәрендә үтүче шахмат һәм шашка буенча зона турнирында катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International