«Хәрби хезмәт үтү яки Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү чорына аренда түләвен кичектерү һәм муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау килешүләрен өзү турында" 18.11.2022 255 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

18.11.2022                                                                                             № 255

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәрби хезмәт үтү яки Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү чорына аренда түләвен кичектерү һәм муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау килешүләрен өзү турында

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 3046-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, "Хәрби хезмәт үтү яки Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү чорына Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектерү турында» 2022 елның 16 ноябрендәге 2507-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына арендаторлары физик затлар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затның бердәнбер гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе бер үк шәхес булган юридик затлар булган Зәй муниципаль районы муниципаль казнасын (шул исәптән җир кишәрлекләрен) тәшкил иткән мөлкәтне арендалау килешүләре буенча, физик затлар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затның бердәнбер гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе бер үк шәхес булган юридик затлар «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган,яисә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законның 38 статьясы 7 пункты нигезендә (алга таба-Федераль закон) төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт үтүче,йә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән очракта түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән чорга аренда түләвен кичектереп торуны (алга таба - аренда түләвен кичектерүне);

б) штраф санкцияләрен кулланмый гына аренда килешүләрен туктату мөмкинлекләрен.

2. Әлеге карарның 1 пунктындагы «а» пунктчасында күрсәтелгән аренда түләвен кичектерү түбәндәге шартларда гамәлгә ашырыла:

әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат тарафыннан аренда түләвен кичектерү чорында арендалана торган мөлкәттән файдаланмау;

арендатор, шул исәптән ышанычлы затлар аша, арендага бирүчегә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу статусын раслый торган документларның күчермәләрен, яисә Федераль законның 38 статьясы 7 пункты нигезендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзү турында хәбәрнамә күчермәсен, яисә күрсәтелгән контрактлар төзелгән федераль башкарма хакимият органы тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт күчермәсен теркәп, аренда түләвен кичектереп тору турында хәбәрнамә җибәрә;

әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән арендаторга, шушы карарның 4 пункты нигезендә исәпләнә торган вакытка аренда түләве кичектерелә;

аренда түләве буенча бурычлар аренда килешүенә өстәмә килешү нигезендә аренда түләвен кичектереп тору чоры тәмамланганнан соң этаплап, аренда килешүе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан да артмаган күләмдә тигез итеп айга бер мәртәбә түләнергә тиеш;

аренда түләвен кичектерү белән бәйле рәвештә арендатор тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләр билгеләү рөхсәт ителми;

әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән чорда арендаторның аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын үтәмәве сәбәпле, штрафлар, чит акчалардан файдаланган өчен процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый  (шул исәптән мондый чаралар куллану аренда килешүендә каралган очракта да).

3. Әлеге карарның 1 пунктындагы «б» пунктчасында күрсәтелгән штраф санкцияләрен кулланмый гына аренда килешүен өзү түбәндәге шартларда гамәлгә ашырыла:

арендатор, шул исәптән ышанычлы затлар аша, арендага бирүчегә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу статусын раслый торган документларның күчермәләрен, яисә Федераль законның 38 статьясы 7 пункты нигезендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзү турында хәбәрнамә күчермәсен, яисә күрсәтелгән контрактлар төзелгән федераль башкарма хакимият органы тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт күчермәсен теркәп, аренда килешүен өзү турында хәбәрнамә җибәрә;

аренда килешүе арендага бирүче аренда килешүен туктату турында хәбәрне алганнан соң туктатылырга тиеш;

аренда килешүен өзүгә бәйле рәвештә штрафлар, чит акчалардан файдаланган өчен процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый (шул исәптән мондый чаралар куллану аренда килешүендә каралган очракта да).

4. Аренда түләвен кичектерү вакыты 90 көнгә озайтылган мобилизация вакыты буларак исәпләнә, һәм әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән затның мобилизация чорында имгәнүдән (яралану, травма, контузия алудан) яки бурыч үтәгәндә алынган авыруны дәвалауда хастаханәләрдә, госпитальләрдә, башка медицина оешмаларында булу вакытына, ә әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат билгесез югалган дип танылган очракта - шулай ук аны билгесез югалган дип тану турында суд карары гамәлдән чыгарылганчыга кадәр, яисә суд аны үлгән дип игълан иткәнчегә кадәр чорга озайтыла.

Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат һәлак булган (үлгән) очракта, әгәр ул мобилизация чорында йә күрсәтелгән чордан соңрак үлгән булса, ләкин мобилизация чорында алган имгәнү (яралану, травма, контузия алу) яки авыру нәтиҗәсендә булса, шулай ук Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә аны I группа инвалид дип таныган очракта, кичектерү вакыты өчен аренда түләве эзләп алынмый.

Мобилизация чорында гарипләнү (яралану, травма, контузия алу) яисә үлемгә китергән авыру яисә I группа инвалид дип тану Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, хәрби-табиб комиссияләре һәм (яисә) медицина-социаль экспертиза федераль учреждениеләре тарафыннан билгеләнә.

5. Физик затлар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затның бердәнбер гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе бер үк шәхес булган юридик затлар булган муниципаль милекне арендалау килешүләре буенча хуҗалык алып бару хокукында яисә муниципаль предприятиеләргә оператив идарә итү хокукында яисә муниципаль учреждениеләргә оператив идарә итү хокукында беркетелгән муниципаль предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә физик затлар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затның бердәнбер гамәлгә куючысы (катнашучысы) һәм аның җитәкчесе бер үк шәхес булган юридик затлар «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылса,яисә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законның 38 статьясы 7 пункты нигезендә (алга таба-Федераль закон) төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт үтәсә, йә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзесә, түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән чорга аренда түләвен кичектереп торуны;

б) штраф санкцияләрен кулланмый гына аренда килешүен туктату мөмкинлекләрен.

6. Әлеге карарның 5 пунктындагы «а» пунктчасында күрсәтелгән аренда түләвен кичектереп тору әлеге карарның 2 пунктында каралган шартларда гамәлгә ашырыла.

7. Әлеге карарның 5 пунктындагы «б» пунктчасында күрсәтелгән штраф санкцияләрен кулланмый гына аренда килешүен өзү әлеге карарның 3 пунктында каралган шартларда гамәлгә ашырыла.

8. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

9. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2022 елның 21 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                          Р.Г.Кәримов

 

docx
Скачать текст
DOCX, 22.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International