«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында" 18.11.2022 254 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

18.11.2022                                                                                             № 254

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен расларга.
  2. Үз көчен югалткан дип танырга:

2.1. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә үзгәрешләрне раслау турында» 2016 елның 15 ноябрендәге 177 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарын;

2.2. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 25 августындагы 121 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарын;

2.3. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 25 августындагы 143 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарын.

3. Советның оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре расланганнан соң 5 көн эчендә мәгълүматны территориаль планлаштыруның федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга.

5. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

6. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 19.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International