Зәй муниципаль районы Советы карары
«Зәй муниципаль районы башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең, муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмә хакында» 2019 елның 20 маендагы 397 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында
1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «Зәй муниципаль районы башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең, муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмә хакында» 2019 елның 20 маендагы 397 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган (Зәй муниципаль районы Советының 2020 елның 27 августындагы 554 номерлы карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, Зәй муниципаль районы башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмәнең 2.2. пунктына үзгәреш кертергә һәм аны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2.2. Вазыйфаи окладлар түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
|
Җитәкчеләр һәм белгечләр вазыйфалары |
Вазыйфаи оклад, сум |
|
Үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе (баш бухгалтер) |
25 500 |
|
Бүлек башлыгы |
21 700 |
|
Әйдәп баручы бухгалтер |
19 300 |
|
Әйдәп баручы экономист |
19 300 |
|
Әйдәп баручы белгеч |
19 300 |
|
Бухгалтер |
18 000 |
|
Экономист |
18 000 |
|
Белгеч |
18 000 |
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлекләренең штат саны кимендә 5 берәмлек булырга тиеш».
2. Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләрне кертергә.
3. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
5. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкинга йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов