««Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегенең шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын раслау турында» 2016 елның 26 августындагы 120 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Зәй муниципаль районы Советы карары 25.08.2021 № 151

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегенең шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын раслау турында» 2016 елның 26 августындагы 120 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Урман кодексын гамәлгә кертү турында» 2006 елның 04 декабрендәге 201-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегенең шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын раслау турында» 2016 елның 26 августындагы 120 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2.2.3, 2.2.5, 2.2.6, 2.2.7, 2.2.15, 2.2.18, 2.2.19, 2.2.21, 2.4.17 2.4.21, 2.4.22, 2.4.24, 2.4.29, 2.4.30, 2.4.31, 2.4.32, 2.4.34, 2.4.35, 2.4.36, 2.4.37, 2.4.40, 2.4.41, 2.5.2, 2.5.4, 2.5.6, 2.5.7, 2.5.20, 2.5.21, 2.5.22, 2.5.25, 2.5.26 пунктларда «СП 42.13330.2011» сүзләрен «СП 42.13330.2016» сүзләренә алмаштырырга;

1.2. 2.5.19 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.5.19. Бульварлар һәм җәяүлеләр аллеясы җәяүлеләрнең массакүләм агымы юнәлешендә булырга тиеш. Бульварның урнашуын, аның озынлыгын һәм киңлеген, шулай ук урамның аркылы профилендәге урынны урамның һәм аның төзелешенең архитектура-планлаштыру чишелешен исәпкә алып билгеләргә кирәк. Бульварларда һәм җәяүлеләр аллеяларында кыска вакытлы ял өчен мәйданчыклар булдыруны күздә тоту зарур.

Бер буй җәяүлеләр аллеясы булган бульварларның киңлеген түбәндәгечә кабул итәргә кирәк:

- урамнарның үзәге буенча – 18 метрдан;

- машиналар йөрү өлеше һәм төзелеш арасында урамның бер ягыннан – 10 метрдан да ким булмаган итеп. (п. 9.5 СП 42.13330.2016).»;

1.3. 2.7.19 пунктның 2 абзацы үз көчен югалткан дип танырга;

1.4. 2.7.4 пунктта «СанПиН 2.1.1279-03» сүзләрен «СанПиН 2.1.3684-21» сүзләренә алмаштырырга;

1.5. 2.7.28, 3.3.68 пунктларда «СанПиН 42-128-4690-88» сүзләрен «СанПиН 2.1.3684-21» сүзләренә алмаштырырга;

1.6. 4.1.6 пунктта «шәхси гараж» сүзләрен «үз ихтыяҗлары өчен гаражлар төзү» сүзләренә алмаштырырга;

1.7. Шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларына 1 кушымтага:

а) «Проектлау һәм төзелеш буенча кагыйдәләр җыелмасы (СП)» бүлегенең 30 пунктында «СП 42.13330.2011» сүзләрен «СП 42.13330.2016» сүзләренә алмаштырырга;

б) «Санитар кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН)» бүлегендә 38 пунктта «СанПиН 42-128-4690-88» сүзләрен «СанПиН 2.1.3684-21» сүзләренә алмаштырырга.

2. Карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар, карарның үз көченә керүнең башка вакытлары билгеләнгән пункттан тыш, рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Карарның 1.6 пункты 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 17.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International