Татарстан Республикасы
Зәй муниципаль районы Советының
«09 июль» 2021 ел
70 номерлы карарына кушымта
Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарында
муниципаль хезмәт стажын билгеләү комиссиясе турында
нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Муниципаль хезмәт стажын билгеләү комиссиясе (алга таба - комиссия) Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын башкаручы затларга тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка өстәмәләр алырга хокук бирә торган муниципаль стажын, тиешле еллар эшләгән өчен еллык өстәмә түләүле отпускның дәвамлылыгын, хезмәттә югары казанышларга ирешкән өчен бүләкләү күләмен билгеләү белән бәйле мәсьәләрне карау максатларында төзелә.
1.2. Комиссия бердәм булып тора һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарының барлык муниципаль хезмәткәрләре өчен муниципаль хезмәт стажын билгеләү мәсьәләләрен карый.
1.3. Комиссия үз эшендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, муниципаль хокукый актларга һәм әлеге нигезләмәгә таяна.
2. Комиссиянең бурычлары һәм функцияләре
2.1. Комиссиянең төп бурычы булып Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә муниципаль хезмәт стажын исәпләү мәсьәләләре буенча гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү тора.
2.2. Комиссия тиешле еллар эшләгән өчен муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи окладына өстәмәләр алырга хокук бирә торган муниципаль стажын, тиешле еллар эшләгән өчен еллык өстәмә түләүле отпускның дәвамлылыгын, хезмәттә югары казанышларга ирешкән өчен бүләкләү күләмен билгели.
2.3. Куелган бурычларны үтәү өчен комиссия түбәндәге функцияләрне башкара:
2.3.1. Муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәт стажын билгели.
2.3.2. Муниципаль хезмәт стажын раслый торган (расламый торган) тәкъдим ителгән документларны карый һәм анализлый.
2.3.3. Муниципаль хезмәт стажын билгеләүгә бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар алу максатында Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына запрослар юллау эшен оештыра.
2.3.4 Комиссия үз компетенциясе чикләрендә муниципаль хезмәт стажын исәпләүгә һәм билгеләүгә бәйле бәхәсле мәсьәләләрне гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә карый һәм хәл итә.
3. Комиссия утырышын уздыру өчен нигезләр
3.1. Комиссия утырышын уздыру өчен түбәндәгеләр нигез була:
- тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмәләр исәпләү өчен муниципаль хезмәт стажын билгеләү, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга ел саен бирелә торган өстәмә түләүле отпуск бирү зарурилыгы турында кадрлар хезмәте хезмәткәренең хәбәре;
- тиешле формада раслатылган хезмәт кенәгәсенең күчермәсен, законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне теркәп, муниципаль хезмәт стажын билгеләү буенча эшкә яллаучы (эш бирүче) вәкиле исеменә бирелгән муниципаль хезмәткәрнең гаризасы.
4. Комиссия эшчәнлеген оештыру
4.1. Комиссия Зәй муниципаль районы башлыгы карары белән комиссия рәисе, рәис урынбасары, секретаре һәм әгъзалары составында төзелә.
4.2. Комиссия эшенең төп формасы булып утырыш тора.
4.3. Комиссия утырышы кирәк булганда үткәрелә һәм, әгәр анда әгъзаларның кимендә өчтән ике өлеше катнашса, хокуклы дип санала.
4.4. Комиссия әгъзалары утырышта карала торган мәсьәләләр буенча фикер алышканда тигез хокукларга ия.
4.5.Утырышта катнашкан комиссия әгъзалары комиссия эше барышында үзләренә билгеле булган мәгълүматларны башкаларга ачып салырга хокуклы түгел.
4.6. Утырыш көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карауга бәйле рәвештә, комиссия әгъзалары арасында мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыгу ихтималы булганда, алар утырыш башланганчы бу турыда белдерергә тиеш. Бу очракта комиссиянең тиешле әгъзасы күрсәтелгән мәсьәләләрне карауда катнашмый.
4.7. Комисси рәисе:
- комиссия эшчәнлеге белән җитәкчелек итә һәм аның карарлары үтәлешен гомуми контрольдә тота;
- комиссия эшен оештыра, комиссия карарларын үз вакытында һәм объектив кабул итүне контрольдә тота;
- муниципаль хезмәт стажын исәпләү белән бәйле башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
Ул булмаганда комиссия рәисе вазыйфаларын комиссия рәисе урынбасары башкара.
4.8. Комиссия секретаре комиссия эшен оештыра:
- комиссия утырышы өчен кирәкле материалларны әзерли;
- комиссия әгъзаларына булачак утырыш турында хәбәр итә һәм утырыш башланганчы өч көннән дә соңга калмыйча өйрәнү өчен материалларны тапшыра;
- үз компетенциясе чикләрендә башка оештыру-техник функцияләрне башкара.
4.9. Муниципаль хезмәт стажын исәпләү, гражданнарның чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булу вакытыннан тыш, календарь тәртиптә башкарыла, хәрби хезмәт үтүнең бер көне ике эш көне итеп исәпләнә. Муниципаль хезмәт стажын санаганда хезмәт итү (эш) чорлары бергә кушыла.
4.10. Муниципаль хезмәт стажын раслый торган төп документ булып билгеләнгән үрнәктәге хезмәт кенәгәсе һәм (яки) законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр тора.
4.11. Тиешле очракларда Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 29 статьясында каралган вазыйфаларда хезмәт итү (эш) чорларын раслау өчен хокукый актларның күчермәләре йә вазыйфаларга билгеләп кую яисә вазыйфадан азат итү турында өземтәләр тапшырылырга мөмкин.
4.12. Комиссия карары комиссия утырышында катнашучы гади күпчелекнең тавыш бирүе юлы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда комиссия рәисе тавышы хәлиткеч була.
Кабул ителгән карар белән килешмәгән очракта, комиссия әгъзасы үз фикерен язмача рәвештә бәян итәргә хокуклы, ул утырыш беркетмәсенә теркәлә.
4.13. Комиссия карары һәм тавыш бирү нәтиҗәләре беркетмә белән рәсмиләштерелә, ул утырышта катнашкан конкурс комиссиясе рәисе, рәис урынбасары, секретарь һәм әгъзалар тарафыннан имзалана.
4.14. Карала торган мәсьәлә буенча карар кабул итү өчен тапшырылган документлар җитмәгәндә, комиссия карарны объектив кабул итү максатларында, тиешле белешмәләрне алганчы, мәсьәләне карауны кичектереп тора.
4.15. Беркетмәләр, шулай ук муниципаль хезмәт стажын исәпләү турында мәсьәлә өчен нигез булып хезмәт иткән башка документлар секретарьдә саклана.
4.16. Комиссия карарлары тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка ай саен өстәмә түләүне билгеләү турында эшкә яллаучы (эш бирүче) вәкиле (эш бирүче) тарафыннан күрсәтмә (боерык) бирү, тиешле еллар эшләгән өчен еллык өстәмә отпускның дәвамлылыгын, хезмәттә югары казанышларга ирешкән өчен бүләкләү күләмен билгеләү өчен нигез булып тора.
5. Йомгаклау нигезләмәләре
5.1. Комиссия компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча туган бәхәсләр гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә карала.