«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен раслау турында» 2016 елның 17 мартындагы 80 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Решение Совета Заинского муниципального района

 

18.06.2021                                                                                         № 60

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен раслау турында» 2016 елның 17 мартындагы 80 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

           

 Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Кодексының 37 статьясына, «Татарстан Республикасы дәүләт органнарында дәүләт граждан хезмәткәрләре реестрларын һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре реестрын алып бару тәртибе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 12 февралендәге УП-32 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указына, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен раслау турында» 2016 елның 17 мартындагы 80 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибе турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1.4 пунктта «, шулай ук кәгазьдә» сүзләрен төшереп калдырырга;

1.2. 2.1 пунктта «һәм кәгазьдә» сүзләрен төшереп калдырырга;

1.3. 2.2 пунктны үз көчен югалткан дип танырга;

1.4. 2.4 пунктның икенче абзацында «атасының исеме» сүзеннән соң «(булганда)» сүзен өстәргә;

1.5. 4.3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «4.3 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестры, аларга үзгәрешләр, аларда булган мәгълүматны санкциясез файдалану, юкка чыгару, модификацияләү, блоклау, күчерү, бирү, таратудан саклап, шулай ук башка хокуксыз гамәлләрдән яклауны тәэмин итеп, мәгълүмати системада саклана.»;

1.6. 4.4 пунктны үз көчен югалткан дип танырга.

2.  Әлеге карар үз көченә кергәнче кәгазь чыганакларда төзелгән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрлары аларны төзегән көннән алып 5 ел дәвамында (катгый хисап документлары буларак) аларга санкцияләнмәгән керү мөмкин булмаган режимда саклана, шуннан соң Россия Федерациясе законнары нигезендә архивка саклауга тапшырыла, дип билгеләргә.

3. Район Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

 4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

         5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Л. Г. Ананьевага йөкләргә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                                Р.Г. Кәримов     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 27.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International