«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2019 елның 18 февралендәге 141 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2024 елның 18 октябрендәге 172 номерлы карары

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2019 елның 18 февралендәге 141 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының

2024 елның 18 октябрендәге 172 номерлы карары

 

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Җирлекләрнең, шәһәр округларының транспорт инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү программаларына таләпләрне раслау хакында» 2015 елның 25 декабрендәге 1440 номерлы  Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 23 маендагы  643 номерлы «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карары белән, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

 

1.      Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2019 елның 18 февралендәге 141 номерлы  карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1.7. пунктта.:

 

  1. 1.7. пунктның исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә: "Велосипедта йөрүчеләрнең, җәяүлеләрнең һәм хәрәкәт өчен индивидуаль мобильлек чараларын кулланучы затларның хәрәкәт шартларына характеристика».

 

  1. 1.7. пунктка 1 абзац өстәргә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Җәяүле  — юлда яки җәяүлеләр яисә велоҗәяүлеләр юлында транспорт чарасыннан тыш торучы һәм аларда эш башкармаучы зат. Инвалид коляскаларында йөрүче, индивидуаль мобильлек чарасы, велосипед, мопед, мотоцикл йөртүче, чана, арба, балалар яки инвалид коляскасы алып баручы, шулай ук роликлы тимераяклар, самокатлар һәм башка шундый ук чаралар кулланучы затлар җәяүлеләргә тиңләштерелә”.
  2. 1.7. пунктка 6 абзац өстәргә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Велосипедчы – хәрәкәт итү өчен велосипед кулланучы зат».
  3. 1.7. пунктка 7 абзац өстәргә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә: "Индивидуаль мобильлек чарасын йөртүче-хәрәкәт итү өчен индивидуаль мобильлек чарасын кулланучы зат".

5.      1.7. пунктка 8 абзац өстәргә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Индивидуаль мобильлек чараларына (ИМЧ) бер яки берничә тәгәрмәчле (роликлар) һәм двигательле (яки берничә) транспорт чаралары керә: 

  • электр самокатлары; 
  • электроскейтбордлар; 
  • гироскутерлар; 
  • сигвей; 
  •  моноколеслар һәм охшаш җайланмалар. 

ИМЧ бары тик бер кеше өчен генә каралган. ИМЧ өчен билгеле бер чикләүләр һәм кагыйдәләр билгеләнгән: максималь рөхсәт ителгән тизлек - 25 км/сәг., тротуарларда, велосипед һәм җәяүлеләр юлларында йөрергә рөхсәт ителә торган транспорт чарасының массасы 35 килограммнан артмаска тиеш».

  1. 1.7. пунктка 9 абзац өстәргә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Велосипедчылар һәм индивидуаль мобильлек чараларын кулланучы затлар өчен беренче чираттагы күчеп йөрү урыннары булып велосипед юллары, вело-җәяүлеләр юллары һәм велосипед зоналары тора».
  2. 1.7. пунктка 10 абзацны өстәргә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә велосипедчылар хәрәкәтен һәм индивидуаль мобильлек чараларында хәрәкәтне оештыру юк. Велосипедчылар һәм индивидуаль мобильлек чараларын хәрәкәт итү өчен кулланучы затларның хәрәкәте урамнарның һәм юлларның машина йөрү өлеше чикләрендә, шулай ук тротуарлар буйлап гамәлгә ашырыла, бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген киметә».
  3.  4.4. пункты исемен  түбәндәге редакциядә бәян итәргә: "4.4. Җәяүлеләр, велосипедчылар һәм хәрәкәт өчен индивидуаль мобильлек чараларын кулланучы затлар хәрәкәте өчен инфраструктура үсеше».
  4. 4.4. пунктның 10 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: "Велосипедта йөрү һәм индивидуаль мобильлек чараларында хәрәкәт итү, аз чыгымлы булу, халык сәламәтлегенә уңай йогынты ясау һәм транспорт системасына һәм экологиягә уңай йогынты ясау сәбәпле, зур булмаган араларга хәрәкәт итү өчен транспортның иң нәтиҗәле төре һәм моторлаштырылган транспортка яхшы альтернатива булып тора».
  5.   4.4 пунктның 11 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: "Велосипедларда һәм индивидуаль мобильлек чараларында хәрәкәтне оештыру берничә бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә:

- җиңел транспорт катнашындагы юлларда авария хәлләре дәрәҗәсен киметү;

- индивидуаль автомобиль транспорты булмаган шәһәр халкының мобильлеген арттырырга".

11. 4.4 пунктның 14 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: “Велосипедларда һәм индивидуаль мобильлек чараларында хәрәкәт итү өчен инфраструктураны үстерү шулай ук велотранспорт һәм индивидуаль мобильлек чаралары өчен парковкалар булдыруны күздә тотарга тиеш, аларны түбәндәге җәлеп итү объектларында оештырырга тәкъдим ителә:".

   12. 4.4 пунктның 15 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Перспективада, велотранспорт инфраструктурасын актив үстергәндә, шәһәр велопрокаты системасын һәм индивидуаль мобильлек чараларын прокатлау мәсьәләсе каралырга тиеш».

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары С. В. Максимовка йөкләргә.

 

 

Совет рәисе                                                                          Р.Г. Кәримов

pdf
Скачать текст
PDF, 820.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International