Решение Совета города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан № 110 от 19.12.2022г. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү буенча кагыйдәләр»не раслау турында» 2018 елның 19 декабрендәге 138 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

 

 

 

Решение Совета города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан № 110 от 19.12.2022г.

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү буенча кагыйдәләр»не раслау турында» 2018 елның 19 декабрендәге 138 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү буенча кагыйдәләр»не раслау турында» 2018 елның 19 декабрендәге 138 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 76 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«76 статья

1. Йорт хайваннарын тотуның төп принциплары,  аларны тәрбияләү шартлары, урамда йөртү һәм этләрне урамда йөртү кагыйдәләре "Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 27 декабрендәге 498-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнә.

2. Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортларны Зәй шәһәре башкарма комитеты норматив-хокукый акты белән билгеләнгән  әлеге шартлар өчен махсус бүленгән урыннарда гына йөртү рөхсәт ителә.

3. Коймалап алынмаган көтүлекләрдә хайваннар (кошлар) бәйләп куела, мал хуҗалары яки хуҗалар белән килешү төзегән вәкаләтле затлар  тарафыннан хайваннар (кошлар) күзәтүдә тотыла, көтелә.

4. Хайваннарны (кошларны) күзәтүчесез калдыру, урамнарда һәм бу максатлар өчен билгеләнмәгән башка урыннарда көтү, чәчәклекләр һәм культуралы чәчүлекләрне таптату катгый тыела.».

1.2. 77 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«77 статья

1. Терлекләрне авырулардан саклау, терлекчелек продуктларын ветеринария ягыннан куркынычсыз итү, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклау максатларында ветеринария өлкәсендә мөнәсәбәтләр «Ветеринария турында» 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы Россия Федерациясе Законы белән җайга салына.

2. Хуҗасыз хайваннар белән эшчәнлекне гамәлгә ашырганда чараларны оештыру «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2019 елның 27 декабрендәге 120- ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән җайга салына.»;

1.3. 78 статьяны үз көчен югалткан дип танырга;

1.4. 79 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«79 статья

Корт тоту урыннары түбәндәге ераклыкта урнаштырылырга тиеш:

балавыз эшкәртү предприятиеләре, кондитер һәм (яисә) химия продукциясе җитештерү предприятиеләре, аэродромнар, хәрби полигоннар, тимер юл полосасы чикләре, 110 кВ һәм аннан югарырак көчәнешле электр тапшыру линияләре, медицина оешмалары, мәдәният оешмалары, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру оешмалары, балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмалары, балалар өчен социаль хезмәтләр, социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждениеләрдән 100 метрдан да ким булмаган ераклыкта;

каршы якка очу юнәлеше белән, торак пунктларда урнашкан күршеләрнең җир участоклары  яки гражданнар үз ихтыяҗлары өчен бакча яки яшелчә бакчасы алып бара торган җир кишәрлекләре чикләреннән (алга таба - бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләре) кимендә 3 метр ераклыкта, яисә умарталарны күрше җир кишәрлегеннән биеклеге 2 метрдан да ким булмаган тоташ койма белән аеру шарты белән очышлар ераклыгы һәм юнәлеше буенча чикләүләрсез;

кошларны да кертеп, башка төр хайваннар асрала торган биналардан, бу биналардан каршы якка очу юнәлеше белән, кимендә 3 метр ераклыкта, яисә, кошларны да кертеп, башка төр хайваннар асрала торган биналардан умарталарны биеклеге 2 метрдан да ким булмаган тоташ койма белән аеру шарты белән очышлар ераклыгы һәм юнәлеше буенча чикләүләрсез. Күрсәтелгән таләп торак пунктлар яисә бакчачылык яисә яшелчәчелек территорияләре чикләреннән читтә урнашкан, кошларны да кертеп, башка төрдәге хайваннар асрала торган биналарга кагыла (хуҗалыклардагы хайваннардан тыш).»;

1.5. 80-83 статьяларны үз көчен югалткан дип танырга.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.

 

Совет Рәисе                                                         Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 20.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International