Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәр Советы
КАРАР 58 09.07.2021
|
«Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва итүче гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфа биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 186 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарының үз көчен югалтуын тану турында
|
«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» 2017 елның 19 июлендәге 56-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва итүче гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфа биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 186 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карары үз көчен югалткан дип танырга.
2. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы оештыру бүлегенә карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.ТАТАRSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов