ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

7 нче майда Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары «Агач утырт» акциясендә катнаштылар.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велоузышта 500дән артык кеше катнашты. Велосипедчылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Р. Г. Кәримов чыгыш ясады. Район башлыгы чарада катнашучыларның  барысын да якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады, акциядә катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Алар "Энергетик" мәдәният сарае янында старт алды, «Космос» кинотеатры яныннан, Нефтьчеләр, Ленин, Никифоров һәм Рафыйков урамнары буйлап уздылар. Велоузыш флэшмоб белән тәмамланды: күккә йөзләгән кара һәм кызгылт сары һава шарлары җибәрелде.

Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе ветераннарга карата ихтирам хисләре, шул ук вакытта яшь буында патриотик хисләр уята. Халыкара АҖЧ "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре дә ветераннарыбызны бәйрәм белән котларга теләк белдерделәр. Зәйдә урнашкан "Фаберлик" компаниясе директоры Гильманова Оксана "Ветеранга бүләк" акциясен оештырды. 7 май көнне "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, шәһәр һәм районыбызда яшәүче һәр ветеранга бүләк тапшырдылар. Ветераннарыбыз хөрмәтенә яңгыраган рәхмәт сүзләре, матур теләкләр һәркайсының күңеленә хуш килде. Күрсәткән игътибар һәм ихтирам өчен ветераннар чын йөрәктән рәхмәтләрен белдерделәр.

6 май көнне, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында «Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективы тарафыннан оештырылган «Георгий тасмасы» акциясе узды. Кунакларга һәм шәһәр халкына Бөек Җиңү турында хәтер символы булган георгий тасмалары һәм дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарга мәңгелек рәхмәт билгесе тапшырылды. Шулай ук якынлашып килүче бәйрәм белән котлаулар да яңгырады.

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында шәхси секторда яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән чираттагы рейд, май бәйрәме көннәрендә Зәй шәһәре территориясендә янгын санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрү кысаларында узды. Анда Зәй шәһәренең Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкилләре, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, шулай ук Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында  шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләренә аеруча игътибар бирелде. Торак милекчеләре торак йортларда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлекләр алдылар. Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән профилактик төркем рейдлары Зәй районы һәм Зәй шәһәре территориясендә көн саен үткәрелә.

Яз көнендә сәламәтлек өчен иң файдалы витамин булып – «С» витамины санала. Табиблар һәм галимнәр балаларның көндәлек туклануларына да күбрәк яңа яшел тәмләткечләр кушарга киңәш итә. Шуңа күрә "Аленка" балалар бакчасының  тәрәзә төбендә яшел суган үстерергә булдылар. Теләгән һәр бала яшеллеккә суган утырту да актив катнаша һәм яшелчә культурасының үсешен күзәтә алды. Бу суган үстерү турында күзаллауларны киңәйтергә һәм тирәнәйтергә, өй шартларында аны үстерү өчен ут, дым, җылылык, туфрак кирәк булуын аңларга, балаларның суган үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.

Ел саен полимер төргәкләрне һәм савытларны куллану тиз темплар белән арта бара. Ә пластикның бик акрын таркалуын исәпкә алсак, бер пластик шешә таркалсын өчен 300 елга якын вакыт кирәк булса, полигоннарда һәм чүплекләргә пластик туплану җитди экологик проблемалар тудырырга мөмкин. Бүген һәр кибеттә кешеләр урамнарда һәм ял итү урыннарында ташлап калдыра торган пластик шешәләрдә эчемлекләр сатыла. Хәзерге вакытта барлык калдыкларның 30 % ын нәкъ менә пластик калдыклар тәшкил итә һәм нигездә бу шешәләр. Шуңа күрә пластик шешәләрне эшкәртү берьюлы берничә проблеманы хәл итә. Беренчедән экологияне яхшырта, икенчедән пластик мамык эшкәртү нәтиҗәсендә алынган чимал техник сыеклыклар салу өчен савыт, келәм, пленка, тасма һәм башка күп төрле эшләнмәләр өчен җепселләр ясау мөмкинлеге бирә. "Күкчәчәк" балалар бакчасының өлкән төркеме балалары планетабызның мөһим экологик проблемасы турында уйладылар һәм тәрбияче Олеся Владимировна белән берлектә "Пластик юк дип әйт!» дип аталган акцияне үткәрделәр.
«Семицветик» төркемендә системалы рәвештә балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү буенча эш алып барыла. Балалар чәчәкләр тәрбиялиләр, һәр бала бүлмә гөлләренең исемен белә. Ел фасылы һәм вакыты артыннан күзәтү көндәлеге дә алып барыла.

6
май, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген Зәйгә эшлекле визит белән Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь килде. Визит кысаларында ул халыкны кабул итүдә катнашты, «Зәй» агросәнәгать паркында булды. Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе матбугат сәркатибе Ефимова Оксана Александровна 4нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Дәрес кысаларында укучылар монополиягә каршы хезмәтнең нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. Белем бирү модуле монополиягә каршы хезмәт һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнде. Шулай ук балаларга «Балалар күзлегеннән көндәшлек»иҗади конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Монополиягә каршы хезмәтнең төп юнәлешләренең берсе-конкуренцияне һәм ирекле эшкуарлыкны яклау. Монополиягә каршы хезмәт шулай ук реклама һәм дәүләт сатып алулары үткәрү турындагы законның үтәлешен контрольдә тоту кебек юнәлешләрдә дә эшли. Халыкны кабул итү вакытында, идарә җитәкчесе урынбасарына сәүдә үткәргәндә законнарны үтәү нечкәлекләре буенча сораулар бирелде. Андрей Розенталь «Зәй» агросәнәгать паркында яңа объект эше белән танышканда кече һәм урта бизнес алып бару белән бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар итте. Безнең шәһәрдән очрашуларда район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Марина Захарова һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Хәбибуллин катнашты. Район хакимиятендә 2018-2020 елларга Зәй муниципаль районында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча «Юл картасы» чаралар планын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын Дәүләт Думасы депутаты котлады Зәй районы Бөек Ватан сугышы ветераннарына Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан бүләкләр тапшырылды. Җиңү көне алдыннан ветераннарыбыз Леонид Мачтаков һәм Анна Моисеева котлаулар кабул иттеләр. Аларга депутат ярдәмчесе Евгения Серебрякова бүләкләр тапшырды. 1942 елның гыйнварында Леонид Яковлевич Мачтаков Вилен хәрби пехот училищесына җибәрелә. Каты сугышларда Зәй егете беренче тапкыр яралана. 1942 елның ноябрендә 279 нчы укчылар дивизиясе составында Сталинградка китә. Декабрь аенда һөҗүм башлана, анда үзенең бер часте белән Леонид Яковлевичта катнаша. Урам сугышында яраланган килеш Луганскка кадәр барып җитә. Госпитальдән соң ул 57 нче армия составында Курск дугасындагы сугышта катнаша һәм анда тагын яралана.Терелгәннән соң яңадан хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Очрашу вакытында Леонид Яковлевич Украина, Румыния, Болгарияне, Югославияне азат иткән һәм Венгриягә барып җиткәннәрен горурланып сөйләде. Анна Ивановна Моисеева исә шәфкать туташлары курсын тәмамлый һәм 1942 елда фронтка китә. Көндез ул хирургия бүлегендә эшли, ә төнлә яраланган сугышчылар янында кизү тора. Анна Ивановна Берлинга кадәр барып җитүчеләрнең берсе. Ул үз күзләре белән Рейхстагка Советлар әләмен куюны күрә. Анна Ивановнаның «Сугышчан казанышлары өчен» медале, «Берлинны алган өчен» медале, шулай ук аның горурлыгы булып торучы 17 медале арасында «Жуков», «Казанның 100 еллыгы», «Татарстанның 90 еллыгы»медальләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International