ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.

6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Хөрмәтле зәйлеләр! РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга ремонт-профилактика эшләре графигы нигезендә 2026 елның 9 апрелендә Урсай торак пунктындагы филиал объектында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын сүндереп, планлы эшләр башкарылачак: (РТРС-1 һәм РТРС-2).
5 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында нәфис гимнастика буенча ярышлар узды. Бу спорт вакыйгасы “Россия Спорт” дәүләт программасы кысаларында узды. Ярышларда Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат шәһәрләреннән 90 нан артык спортчы катнашты.
Очрашу «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге ярдәмендә оештырылган «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы кысаларында узды.
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International