Азнакайда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан СССРның спорт остасы И. И. Мингалиев истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Анда Зәй данын “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр яклады һәм уңышлы чыгыш ясады.
Зәй районы Чыбыклы авылында зур вакыйга булды: модульле ветеринария пункты ачылды. Ул – районда республика программасы буенча төзелүче икенче объект. Мондый ветеринария пункты узган ел Кадердә ачылган иде. Әлеге объектны да Азнакай «Нефтемаш» заводы төзеде.
16 – 19 майда Казан шәһәренең үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Татарстан укучылары арасында Х Спатакиада үтте. Анда 1998-1999 елгы укучылар Татарстанның 31 районыннан 435 катнашучы бар иде.