ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2015 ел
шимбә
4 ел элек барлык җәмәгатьчелекне искиткеч халәкәткә дучар булган “Болгария” теплоходы корбаннары турындагы хәбәр таралды. Ул 13 сәгать 30 минутта Куйбышев сусаклагычында Кама Тамагы районының Сюкеево авылы тирәсендә була. Төгәл саннар буенча әлеге хәләкәттә 201 кешенең 79 гына сакланып кала.

10
июль, 2015 ел
җомга
Бүген, хакимиятнең зур залында, район Советының чираттагы утырышы булды. Анда район үсешенә кагылышлы 8 мәсьәлә каралды.
Чәчкәләр телен белә, алар белән сөйләшә һәм серләшә торган кешене беләсезме? Ул һәрбер зәйлене үзенең хезмәт җимеше белән шатландыручы, үз эшенең остасы, барлык эшне дә метеор тизлеге белән башкаручы “Горзеленхоз” ширкәтендә 20 ел хезмәт куйган Нәкыя Кәлимуллина.
12 июльдә зәйлеләр традиция буенча керәшен халкының милли бәйрәме Питрауны каршы алачаклар.
8 июль көнне Мирный бистәсе мәдәният йортында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган бәйрәм программасы булып үтте. Мәдәният йорты сәхнәсеннән котлаулар, биюләр, төрледән-төрле уеннар, җырлар яңгырап торды.

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районда комбайннар әзерлек сызыгына басарга җыена. Күпеллар сыналган тәҗрибә буенча быел да отряд белән эшләү ысулы кулай дип табылды. Хәзер һәрбер отрядны кирәкле техника белән тәэмин итү башкарыла.
“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары агымдагы елда “Юл фонды” , “Асфальт юлларны төзекләндерү”, “Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү” республика программалары буенча эшчәнлек алып бара. “Юл фонды” программасы буенча Иске Тәкмәк, Бүре-Сарай, Поповка, Үтәшкин авылларында өлешчә юллар төзекләндерелде инде.
8 июльдә шәһәребезнең “Мәхәббәт аллеясында” гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булды. Анда бергә күп еллар гомер кичергән парларны котладылар, әле күптән түгел генә балалары туган парларга ана капиталы сертификаты тапшырдылар, актив иҗат тормышы белән яшәүче гаиләләрне котладылар.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Зәй туган якны өйрәнү музеенда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Чарада гаилә стаңы 38 ел булган пар – Мироновлар һәм 2 ел гына гомер иткән Мининнар чакырылган иде
Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Район буенча 8800 тонна печән әзерләнгән. Шул исәптән хуҗалыкларда 5400 тонна печән, 46200 тонна сенаж әзерләнгән. Бу барлыгы 17,3 мең тонна азык берәмлеге, димәк һәр терлеккә 12,2 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International