ЗАГС бүлегенең статистика мәгълүматләре

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе
Үткән сентябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 36 сабый теркәлде: 23 малай һәм 13 кыз. Иң кечкенә бала 2808, ә иң зуры – 4420 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 42 яшь. Сентябрь аенда иң популяр исемнәр Валерия, Кира, Ислам, Никита. Сирәк очрый торган исемнәр Эсмира, Яким, Дархан. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 25 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 17 һәм 19 яшь, иң олы кияүгә – 44, каләшкә – 47 яшь.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International