Корбан бәйрәме белән!

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм. Бу бәйрәм үзе  белән дингә ышаныч ныгу, яңа рухи тәҗрибә, эчке гармония алып килә.  Бу изге көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан тавышлары яңгырый, дин юлындагы мөселманнар, иминлек  һәм тынычлык теләп,  Аллаһка  ялвара. Мохтаҗларга ярдәм итеп, безнең һәрберебез аларны сөендерә, үз җанына тынычлык ала, мәрхәмәтлек орлыклары чәчә.

Бүген республикабыз һәм районыбыз мөселманнары, иң яхшы ислам традицияләре тарафдарлыгын саклаган хәлдә, җәмгыятьтә югары рухи кыйммәтләрне ныгытуда мөһим роль уйный, рухи яңарыш мәсьәләләрендә, дингә ышанучылар арасында бердәмлекне  ныгытуда актив позиция тота. Киләчәктә дә шәһәребез һәм районыбыз мөселманнары  толерантлык, дини-рухи камиллек принципларына нигезләнеп, халкыбызның күп гасырлык бай мирасын торгызу, аны тагын да арттыруда, этноконфессияара багланышларны җәелдерүдә, үзара тынычлык һәм татулыкны саклауда үз өлешен кертер дип ышанам.

Безнең  иң матур хыялларыбыз чынга ашсын, бәйрәм һәр йортка тынычлык һәм шатлык алып килсен, һәр зәйленең күңелен игелекле гамәлләр белән баетсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!

 

Разиф Кәримов,

район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International