Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Олимпия призеры, “Синтез” ватерпол командасы баш тренеры Ирек Зиннуров һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин белән “Мефро уилз Руссия завод -Заинск”, “Зәй шикәре”, Зәй ГРЭСы хезмәт коллективларында һәм бюджет хезмәткәрләре белән очрашты. Разиф Кәримов районның социаль-иктисад өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Ирек Зиннуров шәһәрдә булган спорт оешмалары эшчәнлеге турында һәм республиканың спорт өлкәсендәге казанышлары турында иглан итте. Айрат Хайруллин Дума депутатларының Татарстан Дәүләт Советы депутатлары белән эшчәнлекләре турында сөйләде.