Ирек Зиннуров: “Мин Зәйдә йөзү комплексы төзүгә булышлык күрсәтергә әзер”

2016 елның 9 сентябре, җомга

Бүген Зәйгә Олимпия уеннары призеры, “Синтез” ватерпол командасының баш тренеры Ирек Зиннуров килде. Танылган спортчы шәһәрнең спорт объектлары, аеруча аларда яшь буын шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр белән кызыксынды. “Яшьлек” боз сарае, “Энергия” стадионы, универсаль спорт мәйданчыклары, “Сәламәтлек” мәктәбен, спорт-сәламәтләндерү үзәген аңа район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, мәгариф, спорт эшләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Эдуард Галиев, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов күрсәтеп йөрделәр. Соңыннан Ирек Хәйдәрович Федор Симашев исемендәге балалар спорт мәктәбендә тренерлар һәм спортчылар белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International